Рөстәм Миңнеханов «Вавиот» һәм «ВессоЛинк» компанияләре җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште

15.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Coalco" компаниясе хуҗасы, “Вавиот” һәм “ВессоЛинк” компанияләре төркеме хуҗадашы Василий Анисимов белән очрашты. Очрашу ТР Хөукүмәте Йортында узды. 

Яклар Татарстан  белән “Вавиот” һәм “ВессоЛинк” компанияләре арасында ТКХ өлкәсендә, сәламәтлек саклау, мәгариф, транспорт предприятиеләре эшчәнлегендә идарә һәм телеметрия системасын гамәлгә кертү буенча хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев