Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең Казан шәһәрендәге бүлекчәсе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар Россия-Белоруссия мөнәсәбәтләрен ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең Казан шәһәрендәге бүлекчәсе җитәкчесе Александр Кулинковичка Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасындагы сәүдә-икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.
Очрашуда Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең Казан шәһәрендәге бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләнгән Олег Исаев, белорусларның Казандагы «Спадчына» («Наследие») иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Беларусь Республикасының Казан шәһәрендәге мактаулы консулы Сергей Маруденко да катнашты.