Рөстәм Миңнеханов Казан ТЭЦ-3тә яңа газ-турбина җайланмасы ачылышында катнашты

19.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан ТЭЦ-3тә Россиядә иң куәтле  газ-турбина җайланмасын эшләтеп җибәрүдә катнашты.

Казан ТЭЦ-3тә, «ТГК-16» ААҖ филиалында газ-турбина җайланмасының (ГТҖ) яңа блогы станцияне комплекслы яңарту кысаларында төзелде. Газ-турбина җайланмасы дөньяда иң эре һәм нәтиҗәле газ турбинасы (9HA.01) базасында корылган, куәте 405,6 МВт. Турбинаны җитештерүче – Америка компаниясе General Electric («Дженерал Электрик»).

Казан ТЭЦ-3 – бөтен дөньяда шушы типтагы турбиналы ГТҖны коммерциячел эксплуатациягә керткән икенче энергия объекты.

Искәртәбез, 2014 елның апрелендә котракт имзаланган көннән объектны эшләтеп җибәргәнче бары тик өч ел да ике ай чамасы вакыт узган. Шунысы мәгълүм, Казан ТЭЦ-3 яңартылганнан соң аның куәте ике мәртәбәгә диярлек артачак – 384,9 дан 789,6 МВт кадәр, елына электр энергиясе эшләп чыгару күләме – 1322 дән 4290 млн.  кВт/сәг. кадәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТАИФ" ачык акционер җәмгыяте матбугат хезмщте материаллары файдаланылды.