Бүген Татарстан Республикасы Президенты Мәскәүдә эш сәфәрендә булды.
Ул Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев һәм Рәисә Атамбаева хөрмәтенә Россия Президенты Владимир Путин исеменнән үткәрелгән дәүләт ашында катнашты.
Искәртик, Алмазбәк Атамбаев Россиягә эш визиты белән килде.
Бүген Владимир Путин белән Алмазбәк Атамбаевның рәсми очрашуы узды. Сөйләшүләрдән соң, хезмәттәшлек турында ведомствоара килешүләр имзаланды. Владимир Путин һәм Алмазбәк Атамбаев Россия Федерациясе белән Кыргызстан Республикасы арасында Бергәлек һәм стратегик хезмәттәшлек турында декларация имзаладылар.
Рәсми визит Кремльдә дәүләт ашы формасында дәвам итте.
23 июнь, җомга көнне Алмазбәк Атамбаевның Казанга визиты көтелә. Искәртик, Казанда бу көннәрдә Татарстан Республикасында Кыргызстан Республикасы мәдәнияты көннәре узачак.