Рөстәм Миңнеханов LibraAM AG компаниясе вәкилләре белән очрашты

19.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  LibraAM AG (Швейцария) компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.  

LibraAM AG вәкилләре компанияне оештыру һәм аның үсеш тарихы турында сөйләделәр, башта бу компания хедж-фонд булган, кайбер халыкара  инвесторлар акчаларына идарә иткән.

Компания Швейцариядә Цуг шәһәрендә урнашкан.

Аннары яклар киләчәк хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Швейцария вәкилләре Татарстан белән икътисадый яктан динамик рәвештә үсүче төбәк буларак кызыксыналар.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.