Рөстәм Миңнеханов Португалия Парламенты Рәисе Эдуарду Ферру Родригеш белән очрашты

18.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалия Республикасы Советы (Парламенты) Рәисе Эдуарду Ферру Родригеш белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.

Искәртәбез, Португалия Республикасы Советы (Парламенты) Рәисе Эдуарду Ферру Родригеш җитәкчелегендәге Португалия делегациясе Казанга кичә, 17 июньдә, килде. Португалия коллегалары Татарстан Республикасы парламентарийлары белән очраштылар инде.  

Кунаклар өчен шулай ук «Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеена экскурсия оештырылган иде, Казан Кремлендә алар Кол-Шәриф мәчетендә һәм Благовещенье Соборында булдылар.

Рөстәм Миңнеханов Эдуарду Ферру Родригешка Татарстан белән кызыксынулары, шулай ук визитлары өчен рәхмәт белдерде.

Яклар икътисадның төрле тармакларында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Португалия һәм, Россиянең бер төбәге буларак, Татарстанның үзара файдалы хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләре бар, шул исәптән Татарстанның сәнәгать предприятиеләре продукциясен Португалия базарына чыгару буенча да.

Рөстәм Миңнеханов һәм Эдуарду Ферру Родригеш шулай ук Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Португалия хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышын быел сентябрь аенда Казанда уздыру темасына да кагылдылар (бу турыда Рөстәм Миңнехановның 2017 елның 29-31 маенда Лиссабонга эш сәфәре барышында килешкәннәр иде).

Эдуарду Ферру Родригеш Казан Кремленең Мәртәбәле кунаклары кенәгәсендә язма калдырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.