КХР авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу Алексей Песошин озатуында Казан май заводында булды

05.07.2017

Бүген көннең икенче яртысында Кытай Халык Республикасы делегациясе вәкилләре КХР авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу җитәкчелегендә “Казан май экстракцияләү заводы”нда (Лаеш муниципаль районы) булдылар.  

Искә төшерәбез, Кытай делегациясе Казанга “Бөтенроссия кыр көне-2017” форумында катнашу өчен килде.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин озатуында кунаклар заводның җитештерү линияләре, шулай ук эшләп чыгарыла торган продукция белән таныштылар.

Алга таба Кытайдан килгән коллегаларга эшләп чыгарыла торган продукцияне төрүче автоматлаштырылган линияне, склад биналарын күрсәттеләр.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.