Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Boeing Конструкторлык үзәгендә булды.
Boeing компаниясенең Россия һәм БДБ илләрендәге президенты Сергей Кравченко компаниянең Россиядәге тарихы турында сөйләде һәм төп проектларына күзәтү ясады.
Рөстәм Миңнехановка инженер дисциплина үзәге турында хәбәр иттеләр, уку сыйныфларын күрсәттеләр, хезмәткәрләр әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү буенча программаларын тәкъдим иттеләр.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче рәсми затлар Boeingның Сколковода урнашкан Авиация уку һәм фәнни-тикшеренү үзәге белән таныштылар.
Рөстәм Миңнеханов Boeing 777 өйрәнү тренажерында үзен пилот сыйфатында сынап карады. Татарстан Президенты Boeing үзәге белгечләрен Иннополиста яшьләргә авиация һәм авиация төзелеше өлкәсендә лекцияләр укырга чакырды.