Казанга эш сәфәренә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев килде

05.07.2017

Бүген Казанга Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев килде.

"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Александр Ткачев белән бер самолетта КХР авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу әфәнде җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасының рәсми делегациясе дә килде.

Визитның төп сәбәбе - "Бөтенроссия кыр көннәре - 2017" күргәзмә - форумында катнашу.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.