Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Moscow Urban Forum 2017нең «Глобаль идарәчел өндәү буларак» пленар сессиясендә чыгыш ясады.
Искәртәбез, Мәскәү урбанистик форумы ВДНХның 75 павильонында 6 июльдән 12 июльгә кадәр барачак.
«Глобаль идарәчел өндәү буларак» пленар сессиясендә Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянин, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Пермь крае губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Максим Решетников, Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова һәм Сеул вице-мэры Джон-Вук Ким катнашты.
Сеесия модераторы – Лондон экс-мэры Кен Ливингстон.
Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, шәһәр агломерацияләре үсешендә инвестицияләр генә түгел, идарә нәтиҗәлелеге дә мөһим роль уйный.
Шәһәр агломерацияләре аларны үстерүгә аерым алым таләп итә. Аларда кече шәһәрләргә хас булмаган яңа проблемлар барлыкка килә. Һәм бу проблемалар финанслау мәсьәләләре генә түгел, кешеләрнең сәламәтлеген саклау да һәм башкалар. Төп мәсьәләләрнең берсе – идарәне оештыру.
Дискуссия алдыннан «Спутник» УК генераль директоры Филипп Сираҗетдинов эре шәһәрләр агломерацияләрен тикшерү нәтиҗәләрен һәм охшаш якларын тәкъдир итте.
Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова шунда катнашучылар игътибарын сәламәтлек саклау өлкәсендәге яңа проблемаларга юнәлтте. «Мәскәү метросында бер сәгать басып торсаң, 6 мең кеше белән кара-каршы килергә мөмкин, ЕС статистикасы күрсәткәнчә, эре шәһәрләрдә туберкулез белән авыру ихтималы уртача шәһәрләр белән чагыштырганда 2,5 мәртәбә арта».
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Мәскәү тәҗрибәсе башка төбәкләр өчен яхшы таяныч булып тора: «Без чит илләргә өйрәнергә йөрибез, Мәскәүдә дә бар да бик әйбәт оештырылган икән».
Аннары Максим Решетников чыгышында билгеләп үткәнчә, 10 ел элек Пермьдә мастер-план кабул ителгән, анда бүген урбанистика күзлегеннән әйбәт дип саналган бөтен нәрсә салынган: шәһәр үзәген тыгызландыру, катлар санын җайга салу һәм шәһәр тирәлеген, социаль структураны һәм җәмәгать киңлекләрен үстерү.