Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында «BFFT.space» архитектура-белем бирү киңлеге - яшьләр фәнни-техник иҗаты үзәгендә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Блокчейн – яңа бүленгән финанс мохите» темасына «КИВИ» АҖ генераль директоры Сергей Солонин лекция укыды.
Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре тыңлады.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “БАНК УРАЛСИБ” ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "БАНК УРАЛСИБ” җәмгыяте президенты Владимир Коган имзаладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Coalco" компаниясе хуҗасы, “Вавиот” һәм “ВессоЛинк” компанияләре төркеме хуҗадашы Василий Анисимов белән очрашты. Очрашу ТР Хөукүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерханда XVII Федераль Сабантуенда катнашты. Чара шәһәрнең Үзәк стадионында узды. Бәйрәм алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Әстерхан Губернаторы Александр Жилкин Татарстан Республикасы халык сәнгать кәсебе күргәзмәсен карады. Анда агач, тире, пыяладан эшләнгән һөнәр үрнәкләре, татар милли киеме үрнәкләре тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов Александр Жилкинга татар халык кәсепләре турында сөйләде.
Атаклы татар шагыйрь-герое Муса Җәлилгә һәйкәлне бүген Әстерханда ачтылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин катнашты. Искәртик, ТР Президенты Әстерхан өлкәсендә рәсми эшлекле сәфәрдә.
Бүген Әстерхан дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы сәнәгать осталарының зур концерты узды. Әстерханга эш сәфәре кысаларында чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.
Концерт башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Әстерхан өлкәсе Губернаторы Александр Жилкин театр холлында оештырылган Татарстан Республикасы халык сәнгате һөнәрчеләре күргәзмәсен карап чыктылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан шәһәренә эш сәфәре кысаларында Әстерхан өлкәсе Губернаторы Александр Жилкин белән очрашты.
Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы – өлкә Хөкүмәте Рәисе Рәсүл Солтанов катнашты.
Очрашу башланганчы Рөстәм Миңнеханов өчен тарихи-архитектура комплексы территориясе буйлап экскурсия оештырылды. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты «Цейхгауз» музей-күргәзмә комплексын, Успенья соборын һәм башка объектларны карады.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әстерхан шәһәренә килде.
«Әстерхан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы – өлкә Хөкүмәте Рәисе Рәсүл Солтанов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Зенит-Казан" волейбол клубын Россия чемпионатында җиңү белән котлады. Телеграмма ТР Волейбол федерациясе президенты, "Динамо" ФСО иҗтимагый оешмасы рәисе Әсгать Сәфәров, "Зенит-Казан" волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков, команда баш тренеры Владимир Алекно һәм клуб коллективы исеменә җибәрелде.