Яңалыклар

05.07.2017

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев “Контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү турында” киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Горкида (Мәскәү өлкәсе) узды. Видеоконференцэлемтә режимында уздырылган киңәшмәдә төбәк хакимият структуралары, аерым алганда, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль бүлекчәләре, “Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы” өстенлекле программасының катнашучылары, РФ субъектларындагы югары башкарма орган җитәкчеләре, административ юнәлеш өчен җаваплы урынбасарлар, прокуратура органнары, РФ субъектларындагы эшкуарлар хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр катнашты.

Татарстаннан видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

05.07.2017

Бүген Казанга Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев килде.

"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

04.07.2017

Татарстанның Тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында берничә проект хупланды. 

Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Проектларны Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте.

04.07.2017

Бүген Казанның Рәхмәтуллин – Кави Нәҗми – Профсоюз – Муса Җәлил урамнары чикләрендәге тарихи кварталын реставрацияләү проектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдир иттеләр.

Тәкъдир итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Искәртәбез, элегрәк «Ак Барс Девелопмент» компаниясенә Казанның тарихи кварталын реставрацияләү проектын әзерләргә кушылган иде.  

04.07.2017

Конфедерацияләр кубогы вакытында Татарстанга 160 мең турист килгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Абдрашитов хәбәр итте.

04.07.2017

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

Утырыш барышында Татарстан территориясендә төбәкара һәм районара хәрәкәт итүче автобусларны тәүлек буе күзәтүне оештыру һәм пассажирларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

04.07.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Джонсон & Джонсон» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Әңгәмә барышында яклар сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек, «Джонсон & Джонсон»  компаниясенең республика медицина учреждениеләрен модернизацияләү проектларында катнашу мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

04.07.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә татар телендә “УЕН-ТВ” яңа балалар белем бирү каналы проектын тәкъдим иттеләр. Проект турында К(И)ФУ ның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, хәзерге заман дөньясының глобальләшүе нәтиҗәсендә милли телләр күп милләтле илләрдә рәсми тел ягыннан басымга дучар булалар. Бу үз чиратында балаларның үз милли телләрендә азрак сөйләшүенә китерә, чынки телеканалларда милли контент җитәрлек дәрәҗәдә заман таләпләренә туры килми.

 

03.07.2017

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Михаил Мурашко белән очрашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Федераль сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең территориаль органы Рөстәм Сафиуллин һәм башкалар катнашты.   

03.07.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гуриш» (Төркия) һәм «Русский ветер» (Россия) компанияләре вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, "Гуриш" - Төркиядәге энергетика, энергетика һәм сәнәгать объектларын төзүдә алдынгы компания.

 

Битләр: << ( 1131 ) 1132 1133 1134 1135 1136 1137 1138 1139 1140 >>