Бүген Мөслим муниципаль районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уңыш җыю эшләрен тикшерде һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән актуаль мәсьәләләр турында сөйләште.
ТР Президентын ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин озата йөрделәр.
Урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу Мөслим янындагы «Агрофирма «Родные края - Туган Як» ҖЧҖ кырында узды. Район башлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә кырларгың 8,6 мең гектарында уңыш җыелган, бу гомуми планның 17 процентын тәшкил итә. Уртача уңышлылык гектарына 35,1 центнер, бүгенгә 30 мең тонна икмәк җыелган. Көненә кырларда 93 комбайн, һәм 80 берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы эшли. Монна тыш, 28 комбайн читтән җәлеп ителгән.
Рамил Муллин билгеләгәнчә, районда көзге чәчү эшләре башланган. Бүгенге көнгә йөздән артык гектарда техник культуралар чәчелгән, бөртеклеләр утыртуга иртәгедән керешәләр.
Бүгенге көнгә районда 28 гаилә фермасы, 65 крестьян-фермер хуҗалыгы, 4 эре агрофирма эшли. Эре мөгезле терлек саны - 11,9 мең баш, шуларның 4,7 меңеннән артыгы - сөт сыерлары. 1августка 101,3 мең центнер сөт һәм 38,6 мең центнер ит җитештерелгән.
ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, быелгы урып-җыю кампаниясе бу район игенчеләшре өчен истәлекле булырга тиеш. "Мөслим районы тарихында иң зур уңыш җыя ала. Моның өчен барысы да бар: кешеләр дә, техника да, яхшы уңышлылык та. Тырышлыкны арттырып, җитештерүчәнлекне дә арттырырга кирәк", - диде министр.
Рөстәм Миңнеханов хезмәтчеләр эшен югары бәяләде. "Мөслим районының зур күләмдә уңыш алуга мөмкинлеге бар. Һава торышын билгеләүчеләр сүзенчә, кояшлы көннәр тагын бер атналап булачак. Әлеге матур көннәрне тиешенчә эштә кулланырга кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.