Рөстәм Миңнеханов: Иркутск өлкәсе – Татарстан машина төзелеше һәм авиатөзелеш продукциясе өчен зур базар

11.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә Казан Кремлендә узды.

Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы икътисад министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Сибгатуллин, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Иванов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе рәисе Шамил  Агиев катнаштылар.

Иркутск өлкәсе губернаторы Татарстанга ике көнлек эш сәфәренә килде. Бүген Сергей Левченко берничә сәнәгать производствосы мәйданында булды. Аерым алганда, ул Казан ИТ-паркында булды, “Химград” технополисы, Казан авиация технологияләренең фәнни-тикшеренү институтында, М.П.Симонов ис. Тәҗрибә-конструкторлык бюросында булды.

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Сергей Левченкога Татарстанга карата һәм ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел Татарстан белән Иркутск арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. “Безнең төбәкләр арасында багланышларны ныгытырга кирәк, бигрәк тә сәүдә-икътисадый өлкәдә. Безнең делегацияләрнең бер-беребезгә визитлары моңа ярдәм итер дип ышанам”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, бүген хезмәттәшлек өчен берничә перспектив юнәлеш бар – икътисад, сәнәгать, югары технологияләр, авыл хуҗалыгы һәм башкалар.

Татарстанда электрон хөкүмәтне үстерү, онлайн сервислар оештыруда, “Имин шәһәр” системасы өлкәсендә тәҗрибә тупланган. Энергия саклау һәмәм ТКХ нәтиҗәлеген арттыруда, шәһәр мохитен яхшыртуда тәҗрибәсе гаять зур.

“Безнең инвестицион инфраструктура булдыруда һәм инвесторлар белән эш итүдә, кече һәмәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүдә, алдынгы технологияләрне авыл хуҗалыгы сәнәгатен камилләштерүдә, авылда тормышны яхшыртуда, кадрлар белән эш алып бару һәм туризмны үсерүдә тәҗрибә бар. Без тәҗрибә белән уртаклашырга әзер”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, мәдәният, фән, мәгариф, спорт, туризмда элемтәләрне үстерү мөһим.

Иркутск өлкәсе һәм Татарстанның фәнни-технологик һәм технологияләр өлкәсендә мөмкинлекләре гаять зур, диде Рөстәм Миңнеханов, бу фәнсыешлы производствода багланышларны арттырырга мөмкинлек бирә. “Без нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше, самолетлар, вертолетлар төзелеше, автомобильләр төзелешенә, ИТ-технологияләр, медицина, фармацевтикага көчле игътибар бирәбез”, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Сергей Левченко сүзләренчә, бүген Татарстан белән Иркутск өлкәсе арасында хезмәттәшлек үсә бара. Төбәкара товар әйләнеше күләме 4 млрд. сумнан арта. Һәм үсешкә әле мөмкинлекләр зур.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Иркутск губернаторы авиатөзелеш өлкәсендәге хезмттәшлекне аеруча ассызыклады. Бигрәк тә МС-21 самолетын төзүгә. “Ике самолет инде җыелган, берсе инде оча, башка сынауларны уза. Без 2019 ел башыннан серияле җитештерүне башларга ниятлибез. Әмма самолет җыю катлаулы ңш булганга, мин бүгеннән үк койрык өлеше һәм канат өлешләре биредә серияле чыгаруга әзер икътисадыйәнендә инандым, ә без, үз чиратыбызда, фюзелажны җыябыз”, - дип билгеләде Сергей Левченко.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Иркутск өлкәсе – Татарстан машина төзелеше һәм авиатөзелеш продукциясе өчен зур базар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.