ТатарстанРеспубликасына Иркутск өлкәсе Губернаторы Сергей Левченко эш сәфәре белән килде.
«Казан» халыкара аэропортында Сергей Левченконы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Татарстанда вакытта (2017 елның 11-12 августы) Иркутск өлкәсе Губернаторы Сергей Левченко җитәкчелегендәге делегация берничә сәнәгать объектында булыр, республиканың инновацион инфраструктурасы белән танышыр, Татарстан коллегалары белән эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр алып барыр дип көтелә.
Иркутск өлкәсе делегацииясе программасында шулай ук – Казанның ИТ-паркында, «Химград» технопаркында булу, Иннополис инновацион шәһәре белән танышу, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә җитештерүләрне карау.