Яңалыклар

03.07.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гуриш» (Төркия) һәм «Русский ветер» (Россия) компанияләре вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, "Гуриш" - Төркиядәге энергетика, энергетика һәм сәнәгать объектларын төзүдә алдынгы компания.

 

03.07.2017

Бүген Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында беренче «FISU Volunteer Leaders Academy 2017» халыкара мәгариф форумын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, FISU президенты Олег Матыцин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Форум Татарстан башкаласында 2017 елның 2 июленнән 8 июленә кадәр барачак. Катнашучылар арасында дөньяның 91 иленнән килгән төрле волонтерлар хәрәкәтләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

03.07.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IRP Group генераль директоры, Региональ cәясәт интситуты директоры, "Спутник" ИК идарәче партнеры Булат Столяров белән очрашты.

ТР Хөкүмәте Йортында узган чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашты.

02.07.2017

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Зәй районында булган юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүматларны җиткерде.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, пассажир автобусында 29 кеше булган (28 пассажир һәм автобус йөртүчесе), ул “КАМАЗ” йөк машинасы белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак була.

02.07.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Зәй районындагы юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр һәлак булуга бәйле рәвештә Удмуртия Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречаловка һәм Самара өлкәсе Губернаторы Николай Меркушкинга кайгы уртаклашу телеграммалары җибәрде.

02.07.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Зәй районындагы  юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарның гаиләләренә 1 млн. сум күләмендә бер мәртәбә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте.  

02.07.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка якшәмбе көн төнлә, 2017 елның 2 июлендә, Зәйдәге юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов шул юнәлештәге барлык министрлыкларга һәм ведомстволарга тиешле күрсәтмәләр бирде. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы Зәйдәге юл-транспорт һәлакәте урынына Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин китте.

01.07.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Свердловск өлкәсенең Сысертҗ шәһәр округындагы Кадниково авылында узган Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Чарада шулай ук Свердловск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Куйвашев, Башкортостан Республикасы Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов. Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашты. 12 нче өлкә Сабантуе Свердловск өлкәсе губернаторы, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы ярдәмендә уздырыла. 

01.07.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Свердловск өлкәсе татарлары җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуы "Ак ат" ат-спорт комплексы территориясендә узды (Свердловск өлкәсенең Сысерть шәһәр округы Кандиково авылы). Очрашуда шулай ук Свердловск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Куйвашев катнашты. 

01.07.2017

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама муниципаль районына эшлекле очрашуга килде.

Монда татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе була. Ул "Ильинка" мәдәни-спорт комплексы территориясендә уза.

Битләр: << 1131 ( 1132 ) 1133 1134 1135 1136 1137 1138 1139 1140 >>