Алабуга районында Рөстәм Миңнеханов урып-җыю барышы белән танышты һәм Костенеево авылындагы мәктәптә булды

14.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районындагы кырларны карады. Ул бөртеклеләрне җыю барышы белән танышты һәм кырларда эшләүче техника санын бәяләде. 

Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Алабуга муницпаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озата йөрделәр. 

Костенеево авылы янындагы кырда урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм инвесторлар, Алабуга мунициципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды. 

Бүгенге көнгә Алабуга районы кырларында уңыш мәйданнарының 13,2 % җыелган, ягъни 4250 гектар, тулаем күләме - 14 477 тонна, уртача уңышлылык - гектарыннан 34,1 центнер. 

Рөстәм Миңнехановка урып-җыю эшләре барышы турында, терлекләргә азык әзерләү, ашлык җыю комбайннары һәм бөтен кирәкле мшаиналар барлыгы турында хәбәр иттеләр. Шулай ук сөт саву күләме турында да мәгълүмат хәбәр ителде. 

Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә уңышлы уңыш җыю кампаниясе теләде. Ул шулай ук дәүләт ягыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде: көзге чәчүгә минераль ашламалар сатып алуга республика 1 млрд. сум бүлеп бирә. 

Алабуга хезмәткәрләре бөртеклеләрне сатып алу бәйяләре белән кызыксындылар. Марат Әхмәтов сүзләренчә, бодай һәм арпага бәяләр тотрыкланды диярлек, кыбатлану булмас, ә менә арыш бәяләре артырга мөмкин. Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген 3 класс бодайның бер тоннасына бәяләр өстәмә кыйммәткә салым белән бергә 8 мең сум тәшкил итә, 4 класс - 7 мең сум, 5 класс - 6 мең тонна. "Минемчә, әлегә хуҗалыкларга ашлыкны үзләрендә сакларга, сатырга ашыкмаска кирәк", - дип билгеләде Татарстан Президенты. 

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар шулай ук Костенеево авылындагы төзекләндерелгән мәктәпне карадылар. 

Исткәртик, 2016 елда уку елы башында авыл халкы мәктәпнең авария хәлендә булуы турындагы теманы күтәрделәр (бина 1896 елда төзелгән). Мәктәп һәм балалар бакчасына авыл клубы бинасын үзгәртү варианты тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы бюджетыннан янкорма төзүгә (анда балалар бакчасы, ашау бүлмәсе, берничә кабинет урнашты) һәм булган бүлмәләрне төзекләндерүгә өстәмә акчалар тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта мәктәп 110 урынга исәпләнгән, балалар бакчасы - 15 урынга. 

Бинаны капиталь ремонтлау тәмамланды. Мәктәптә компьютер бүлмәсе, актлар залы җиһазланган, бинадагы территория дә төзекләндерелгән. 

Рөстәм Миңнеханов бинаны карады, шулай ук укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар белән аралашты. 

Аерым алганда, Татарстан Президентыннан укучылар мәктәп янында футбол мәйданчыгын төзүне сорадылар. 

Рөстәм Миңнеханов шунда ук Костенеево авылында футбол мәйданчыгын төзү турында йөкләмә бирде. 

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, 250 кв. метрлы күп функцияле үзәк төзеләчәк, янгын депосы төзү эше башланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина