Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районында игенчеләргә кояшлы-матур көннәр һәм хезмәт дәрте теләде.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районына эш сәфәре кылды, анда ул урып-җыюның барышы белән танышты, басулардагы хәлләрне бәяләде.
Иске Чишмә авылы яндагы күпьеллык үләннәр басуында Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм инвесторлар, Түбән Кама мунициципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Хәзер төп бурыч – бөртеклеләрне җыеп алу һәм чәчү эшләрен башкарып чыгу, диде Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән әңгәмәсендә. Ул хәбәр иткәнчә, республика районнары өсләреннән очып узганда, авыл кешеләре белән аралашканда басулардагы оператив хәлләр бәяләнә. «Без күп районнарда булдык, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Минераль ашламалар сатып алуга, терлекләрнең баш санын саклап калу программасын гамәлгә ашыруга, шәхси хуҗалыкларда сөт терлекләре көтүен саклап калуга өстәмә акчалар бирәбез. Аларны дөрес кулланырга кирәк».
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге мәсьәләсе белән дә кызыксынды. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Түбән Кама районында алты балалар бакчасына ремонт ясала, шулай ук автоюллар төзәтелә, фельдшерлык-акушлык пунктлары (ФАПлар) төзелә, башка республика программалары гамәлгә ашырыла.
Эшнең оештырылу дәрәҗәсе турында Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Министр хәбәр иткәнчә, кичә республика буенча 155 мең тонна иген суктырылган.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, республикада иң яхшы комбайнчыга конкурс уздырыла. Моның өчен 100 меңәр сумлык 200 грант билгеләнгән.