Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында көндезге бүлекне тәмамлаучыларга багышланган скульптура композициясе ачылышы тантанасында катнашты.
Быел Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнары чорында 3 укучы, кагыйдәләрне бозу аркасында, имтихан язу бүлмәсеннән чыгарылган, беркетмәләр төзелгән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта әйтелде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Сианда (Кытай) мирасны саклау буенча ИКОМОС халыкара үзәк директоры профессор Го Джан белән очрашты.
Бүгеннән, 2017 елның 24 июленнән, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов чираттагы кыска вакытлы отпускта.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Мин күкне сайлыйм!” авиашоу ачылышында катнашты.
“Казан” гаилә үзәге янында узган бәйрәм ачылышында Россия Федерациясенең Һава-космик көчләре башкомандующие урынбасары Сергей Дронов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР сәгәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Пенза өлкәсендә VIII Бөтенроссия авыл Сабантуен бәйрәм итүдә катнашты. Быел татар милли бәйрәме Урта Әләзән авылында узды. Рөстәм Миңнехановны Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев, ТР Президентя ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров озата йөрделәр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-Мастер" командасын "Ефәк юл-2017" халыкара раллисда җиңү белән котлады һәм "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин белән "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагинга котлау телеграммалары юллады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пенза өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Урта Әләзән авылында яңа башлангыч мәктәпне һәм балалар бакчасын ачуда катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пенза өлкәсенә эш сәфәре кыла.
Сәфәренең максаты – Урта Әләзән авылында узучы VIII Бөтенроссия авыл Сабантуеның бәйрәм чараларында катнашу.
Татарстан нефть-химия комплексының төп предприятиеләре беренче ярты еллык нәтиҗәләре буенча нефть чыгару, пластмасса, каучук һәм резина әйберләре җитештерү исәбенә җитештерелгән продукция күләмен 3 процентка арттырдылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында холдинг генераль директоры Харис Мостафин хәбәр итте.