Яңалыклар

25.09.2017

Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чара Татарстан делегациясенең Ташкентка эш сәфәре кысаларында узды. 

 

25.09.2017

Татарстан Үзбәкстан Республикасына экспорт күләмнәрен һәм номенклатурасын арттырырга тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Үзбәкстан бизнес даирәләре вәкилләре катнашындагы эшлекле форумда хәбәр итте. Форум Татарстан Республикасы Президентының Ташкентка эш сәфәре кысаларында узды. 

25.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Гүломҗон Ибраһимов белән очрашты.   

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Ташкентка (Үзбәкстан) эш сәфәре кыла. 

25.09.2017

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Хәзинә" милли сәнгать галереясендәге "Биләр. 1236 ел көзе" күргәзмәсендә булды.  

Күргәзмә Идел буе Болгарстаны тарихында хәл иткеч вакыйгаларга багышланган. 1236 елда монгол гаскәрләре Идел буе Болгарстанын һәм аның башкаласы Биләрне басып алган. Археолог, тарих фәннәре докторы Константин Руденконың “Заман” нәшрияты бастырган "Биләр. 1236 ел көзе" китабы бу проектны булдыруга сәбәпче була.

25.09.2017

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестицион-венчур фондының (ИВФ) Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Көн үзәгендә – фондның агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре булды.

24.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Алишер Навои исемендәге Дәүләт академия зур опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы сәнгать осталары  концертын карады. 

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Мәдәният минитсры Бәхтияр Сәйфуллаев белән очрашты. Татарстан Президенты концертны оештыруда күрсәтелгән ярдәм өчен һәм җирле татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә актив булышулары өчен аңа рәхмәт белдерде. Әңгәмә барышында яклар Татарстан һәм Үзбәкстан арасында киләчәк мәдәни алмашулар мөмкинлеге турында фикер алыштылар.    

24.09.2017

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка килде. Аэропортта аны Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Гуломжон Ибраһимов һәм Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Тюрденев каршы алдылар. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Үзбәктсанда өч көнлек эш сәфәрендә. Кичә ТР Президенты  Сәмәркандта булды, анда борынгы шәһәрнең истәлекле урыннарын карады. 

23.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Сәмәрканд шәһәренә (Үзбәкстан Республикасы) килде. Сәмәрканд халыкара аэропортында аны Сәмәрканд өлкәсе Хакиме Туробҗон Җураев каршы алды.

23.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эш сәфәре кысаларында шәһәрнең яр буе урамында булды, анда пляжны төзекләндерү эшләре яңа тәмамланып килә. Республика Президентын аның ярдәмчесе Наталия Фишман, район башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка рәсми затлар озата йөрде. 

23.09.2017

Бүген Лаеш шәһәренең 460 еллыгы һәм район оешуга 90 ел тулу хөрмәтенә бәйрәм чаралары уза. Юбилей даталары белән биредә гомер итүчеләрне районда эш сәфәре белән булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Битләр: << 1091 1092 1093 1094 1095 1096 1097 ( 1098 ) 1099 1100 >>