Бөек Евразия даласы һәм анда яшәгән халыклар тарихы - бу Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләре арасындагы бай мәдәни багланышлар тарихы ул. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Алтай цивилизациясе һәм Алтай тел төркеменең тугандаш халыклары» халыкара форумында белдерде. Форум Кыргызстанда Бишкәк шәһәрендә уза.
Бүген “Президент академиясенең җәйге кампусы-2017” VI халыкара мәгариф форумының ябылу тантанасы узды.
Искә төшерәбез, алтынчы Җәйге кампус 2017 елның 7-20 июлендә узды, аның темасы “Эшкуарлык: идеядән уңышка” дип атала.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң ике көнлек визит белән Бишкәк шәһәренә (Кыргызстан Республикасы) килде.
«Манас» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Кыргызстан Республикасының Беренче вице-премьер-министры Мөхәммәткалый Әбелгазыев, Россия Федерациясенең Кыргызстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Крутько һәм Кыргызстан Республикасы Парламенты депутаты Азамат Әрәпбаев каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян әфәнде белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Иран Ислам Республикасының Хөрәсән-Резави провинциясе делегациясе Татарстанга эш визиты белән килде. белдерде.
Бүген Казанда ИТ-парк югары технологияләр технопаркында Татарстан-Иран эшлекле форумы узды.
Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Иранның Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рәшидиян җитәкчелегендәге делегациясе әгъзалары катнашты.
Форум башланганчы Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы ИТ-потенциалны тәкъдир итте.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы сулыкларының су саклау зоналарын яхшырту мәсьәләсенә багышланган иде.
Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Утырышта республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары (видеоконференцэлемтә режимында), ТР Президенты Аппараты, Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, министрлык һәм ведомство, дәүләт хакимиятенең федераль структура территориаль органнары, прокуратура органнары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының төп салымнары арасында табышка салымның чагыштырма зурлыгы 38% тәшкил итә. 2017 елның алты ае эчендә аның килере 44,9 млрд. сум булган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, һәм ул 2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүгә һәм 2017 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2018-2020 елларда Татарстан Республикасы буенча төп бурыч – балансланган бюджет булдыру, барлык социаль йөкләмәләрне үтәү һәм Россия Федерациясе Президентының «май указларын» гамәлгә ашыру.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, һәм ул 2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүгә һәм 2017 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Казанда полицийскийлар арасында ядрә белән ату буенча XVI Европа чемпионаты башланды. Ярышлар 17-22 июльдә Тынычлык поселогында “Динамо” спорт үзәге базасында узачак.
Ачылыш тантанасында Европа полицийскийларның спорт берлеге президенты Люк Смейрс, “Динамо” физкультура - спорт җәмгыяте рәисе урынбасары Владимир Газизов, ТР “Динамо” физкультура - спорт җәмгыяте рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашу өчен Бөек Новгородка эш сәфәре кылды.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барлы. Көн тәртибендә – 2017-2020 елларда Илкүләм технологик инициатива проектларын гамәлгә ашыру; ФТТ түгәрәкләр хәрәкәтенең «юл картасы».