Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә ел саен уздырыла торган “Россия зовёт!” IX ВТБ Капитал Инвестицион форумында катнашты.
Форум Россия икътисадына портфель һәм стратегик инвестицияләрне җәлеп итү буенча әйдәп баручы чаралардан санала һәм Россия эшкуарлыгы белән халыкара инвесторларның үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итә.
Форум эшендә дөньяның 60 иленнән 2000 делегат катнаша, 500 инвестор Россиядән, Европа, АКШ, Азия, Якын Көнчыгыш һәм Африкадан.
Форумның пленар сессиясендә Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.
Дәүләт башлыгы белдергәнчә, дүрт квартал рәттән эчке тулай продуктның күләме арта. Агымдагы елның икенче кварталыннан темплар ике процентка арткан. Сәнәгатьтә җитештерү үсеше өч квартал эчендә 1,8 процентны тәшкил иткән, автосәнәгать, фармацевтика, химия тармагы, азык-төлек сәнәгате, электр җиһазлары эшләп чыгару кебек өлкәләр дә нәтиҗәле.
Россия Президенты ассызыклаганча, Россия икътисадына өстәмә динамика бирергә, аның нәтиҗәлеген арттырырга кирәк. Иң беренче чиратта, бу җитештерүне модернизацияләү һәм иң заманча технологияләр базасында яңа сәнәгать объектларын ачу хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру.
Шулай ук квалификацияле кадрлар әзерләү буенча да максатчан эш алып барыла. Владимир Путин күптән түгел Абу-Дабида узган WorldSkills Competition ярышларында Россия командасы баллар буенча хисапта беренче урынны яулады, дип билгеләде.
Владимир Путин фикеренчә, Россия икътисаадының экспорт потенциалын арттыруга һәм гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирергә кирәк. Агымдагы елның сигез аенда чимал булмаган һәм энергетика булмаган экспорт күләменең үсеше 18,6% тәшкил иткән – 77 млрд. долларга кадәр. Бу Россиянең барлык экспортының 35%ы.