Рөстәм Миңнеханов Torrey Pines Investment компаниясе идарә партнеры Николай Савчук белән очрашты

24.10.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Torrey Pines Investment компаниясе идарә партнеры Николай Савчук белән очрашты. 

Очрашу Сан-Франциско шәһәрендә узды (АКШ). 

Torrey Pines Investment  - медицина һәм биологик технологияләр өлкәсендә эшләүче венчур компаниясе. Хәзерге вакытта аның венчур портыфелендә 16 компания бар, эшләнмәләр төрле дәвалау өлкәләренә карый - ВИЧ, үзәк нерв системасы авырулары, онкология, вирус йогышлы чирләре һәм башкалар. 

Яклар сәламәтлек саклау һәм фармацевтика өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште, шул исәптән Torrey Pines Investment белән «Татхимфармпрепараты» ҖЧҖ арасында багланышлар турында фикер алыштылар. 

Элегрәк инновацион дару препаратларын җитештерү турында килешенде. «Татхимфармпрепараты» ВИЧ-инфекцияле пациентларны дәвалау өчен өч дару препаратын җитештерү мәйданы итеп теркәлде. 

Шулай ук «TealTech Mobile Medical Office» проекты тәкъдим ителде. Проект пациентларны өйләрендә дәвалау хезмәтен тәкъдим итә, махсус җиһазлар һәм җайланмалар ярдәмендә төрле медик тикшеренүләр узып була (УЗИ, анализлар, ЭКГ һәм башкалар). Бу телемедицинаны файдаланырга мөмкинлек бирә, әйтик, олы яшьтәге пациентларны, һәм мобиль булмаган гражданнрны дәвалау мөмкинлеген бирә. 

Очрашуда компания вәкилләре Казанга килеп, булган мәсьәләләрне җентекләп өйрәнер өчен килүе турында сөйләшенде. 

Безнең аралашу өчен тамалар бар, диде Рөстәм Миңнеханов Николай Савчукка, хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина