Яңалыклар

15.08.2017

Республика югары уку йортларына талантлы яшьләрне төбәгебездә калдыру өчен абитуриентлар белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы» темасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.   

15.08.2017

Россиядә янгын куркынычы зур булган яз-җәй чорында 3 млн гектардан артык мәйданда 9,5 мең янгын очрагы теркәлгән. Идел буе федераль округы урманнарында бу вакытта 862 гектарда 242 янгын чыккан. Барыннан да элек урманнар күбрәк Ульяновск (45 очрак) һәм Оренбург (38) өлкәләрендә яна. Башкортстанда исә 26 янгында 337 гектар мәйданда зыян салынган.

Татарстанда инде җиде ел дәвамында урманнарда янгынга юл куелмый. Заманча технологияләр белән актив эшләү үз нәтиҗәсен бирә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт Йортында сөйләштеләр.

15.08.2017

Мәгариф – республика үсешендә өстенлекле тармак, бу «Стратегия-2030»да чагыла. Нәкъ менә белем аша дөнья үзгәрә, шуңа күрә аның мультипликатив нәтиҗәсен бәяләмәү дөрес булмас иде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы» темасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте. Быел бу чара Мөслим мунициципаль районында уза.      

Пленар утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Мөслим мунициципаль районы башлыгы Рамиль Муллин һәм башкалар катнаша.    

15.08.2017

Бүген Мөслим авылында«Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы» темасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында  республика муниципаль берәмлекләре башлыкларына мәктәп автобуслары һәм җиңел автомобильләр тапшыру тантанасы узды.   

15.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслим мунициципаль районына эш сәфәре кыла. Сәфәренең төп максаты –  «Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы» темасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларындагы чараларда катнашу. 

Пленар утырышы башланганчы Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә берничә мәгариф оешмасында булды. Эш программасындагы беренче пункт – Мәктәптән тыш тәрбия үзәгенә визит. Бүгенгә монда 130дан артык яшүсмер шөгыльләнә. Балалар белән 11 укытучы эшли. Үзәкнең өстенлекле юнәлеше – техник иҗатны үстерү.   

15.08.2017

Бүген  Мөслим муниципаль районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уңыш җыю эшләрен тикшерде һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән актуаль мәсьәләләр турында сөйләште. ТР Президентын ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин озата йөрделәр. 

14.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районындагы кырларны карады. Ул бөртеклеләрне җыю барышы белән танышты һәм кырларда эшләүче техника санын бәяләде. 

Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Алабуга муницпаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озата йөрделәр. 

Костенеево авылы янындагы кырда механизаторлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре, район авыллары башлыклары белән очрашу узды. 

14.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районында игенчеләргә кояшлы-матур көннәр һәм хезмәт дәрте теләде.  

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районына эш сәфәре кылды, анда ул урып-җыюның барышы белән танышты, басулардагы хәлләрне бәяләде. 

Иске Чишмә авылы яндагы күпьеллык үләннәр басуында Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм инвесторлар, Түбән Кама мунициципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.  

14.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру урынында чираттагы киңәшмә уздырды.

14.08.2017

"Татарстан Республикасы мәгариф ситсемасының этномәдәни һәм тәрбияви мөмкинлекләре" темасына ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август елның сенең пленар утырышыннан иртәгә,  2017 елның 15 августында, Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында интернет-трансляция алып барылачак. 

 

Битләр: << 1091 1092 1093 1094 ( 1095 ) 1096 1097 1098 1099 1100 >>