Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода Global Technology Symposium халыкара технологик симпозиумында катнашты

24.10.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода (АКШ) Global Technology Symposium халыкара технологик симпозиумында катнашты.

Бу - Кремний үзәненең венчур капиталы, үсеп баручы базарларда технологияләр һәм эшкуарлык темасына багышланган симпозиум. GTS стапртап проектларны эзли. 

"Глобаль икътисадта инновацион икътисад роле" панель дискуссиясен Global Technology Capital генераль директоры Александр Джонсон адып барды. 

Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул Россиянең алдынгы төбәкләре буларак Татарстан турында кыскача сөйләде. 

Ул Татарстанның инвестицияләргә ачык булуын ассызыклады. "Без инвесторларга чачык һәм һәр яңа алымны бездә гамәлгә ашырырга тырышабыз. Россия- гаять зур ил, аныж мцмкинлеклщре дщ гаять зур, бүгенге сәяси вәзгыять бик әйбәт түгел һәм бу файдага түгел", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген теләсә нинди бизнес Россиядә эшли ала һәм тиеш тә, анда бизнесны үстерүгә шартлар бик әйбәт. 

"Әлбәттә, бизнес куркынычсызлыгын киметү буенча бик күп эшлисе бар, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. - Һәм безнең эш шуңа юнәлтелгән. Шулай ук без Татарстанның дөньяда танылуын телибез. безнең төбәкнең кайда урнашуы һәм башкаласы Казан булуы билгеле булуын телибез". 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, танылыр өчен республика гаять күп көч куйды. "Бүген без Казанны илнең өченче башкаласы дип атыйбыз. Без 2013 елда бөтендөнья универсиадасын уздырдык, бездә 2015 елда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты үтте, бездә 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты уза. Күптән түгел без Казанга WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты флагын алып кайттык - ул Казанда 2019 елда үтәчәк". 

Татарстан Президенты шулай ук республиканың өчкенче ел рәттән Россиядә иң инвестицияләр өчен уңайлы төбәк исемен яулавы турында хәбәр итте. 

Татарстан Сан-Францискодагы симпозиумда үзенең стартапларын тәкъдим итте. 

"Безнең делегация АКШна тагын бер мәгариф программасын "Алга таба баручы лидер  курслары"нда белем алу өчен килде. Без дөньядагы иң заманча алымнарны өйрәнергә тырышабыз. Иң алдынгы һәм иң яхшы алымнарны үзебездә кулланырга тырышабыз. Безнең планна зур", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә иң әһәмиятлесе кешеләр капиталы булуын ассызыклады. "Татарстанга рәхим итегез!", - диде ул. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина