Сан-Францискога визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу һәм эшлекле сөйләшү уздырды

24.10.2017

Бүген Сан-Францискога (АКШ, Калифорния штаты) визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә халыкара компания вәкилләре белән очрашты.

Очрашулар халыкара технологик симпозиум (Global Technology Symposium) киңлекләрендә узды.

Башта ул Ernst&Young компаниясенең инновацияләр буенча җитәкчесе Джефф Вонг белән очрашты. Рөстәм Миңнехановка Татарстанның цифрлы трансформация программасы концепциясе тәкъдим ителде.

Цифрлы трансформация – эчке һәм тышкы өндәүләргә карата җавап итеп өзлексез үзгәрешләр процессы, бу чакта уңышка процесста барлык катнашучыларны (халыкны, дәүләт органнарын, эре һәм кече бизнесны, инвесторларны, галимнәрне һәм башкаларны) җәлеп итеп кенә ирешеп була.

Очрашулар барышында болыт  технологияләрен файдалану, сәнәгатьнең барлык тармакларында да җитештерү активлары нәтиҗәлелегенә идарә итү буенча программ хәл ителешләрне куллану мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов компания вәкилләрен Казанга килергә һәм белгечләр өчен танышу семинары уздырырга чакырды. Семинар быел декабрь аенда оештырылачак дип көтелә.   

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Alfa8 компаниясе генераль директоры Илиад Терра белән очрашты.

Alfa8 белгечләре кыскача гына үз предприятиеләре эшчәнлеге турында сөйләделәр, алар эшчәнлеге юнәлешләре: смарт-шәһәрләр төзү, смарт-технологияләрне агросәнәгать секторында файдалану һәм башкалар.

Вакуум технологияләре нигезендә тиз йөрешле, экологик чиста, һәркем өчен мөмкин булган һәм имин транспорт булдыру проектына багышланган  очрашу да узды. Проектны EdgeWater Investments инвестицион фондына нигез салучылар һәм Hyperloop Transportation Technologies компаниясе җитәкчелеге тәкъдир итте.

Hyperloop Transportation Technologies белгечләре тиз йөрешле транспорт системасы проекты турында сөйләделәр, бу чакта капсула махсус торбада сәгатенә 400 км тизлеккә ирешә.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында мондый транспортта иминлекне тәэмин итү, проектның файдага эшли башлау вакыты мәсьәләләре белән кызыксынды.

Hyperloop компаниясенең әлегә Россиядә гамәлгә ашырылучы проекты юк.  

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министрлыгына шушы инновацион проектны җентекләп  өйрәнергә кушты.

Проектыгыз кызыклы, диде Рөстәм Миңнеханов, компания вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, күп кенә төбәкләрнең территорияләрне тиз йөрешле транспорт белән тоташтыру теләге бар. Аның сүзләренчә, бу технология метрополитен төзүгә тиң, бәлки, арзанрактыр да әле.   

Рөстәм Миңнеханов Hyperloop Transportation Technologies технологиясен транспорт индустриясендә җитди алгарыш дип атады һәм аларга уңышлар теләде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.