Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискога эш сәфәре кысаларында General Electric компаниясе президенты һәм баш башкарма директоры Джон Фланнери (John Flannery) белән очрашты.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Джон Фланнери билгеләп үткәнчә, GE компаниясен Татарстан белән күптәнге эшлекле багланышлар бәйли. Без Россиянең күп төбәкләре белән эшлибез, әмма Татарстан безнең өчен аеруча мөһим, диде ул.
Джон Фланнери цифрлаштыру өлкәсендә компания проектлары турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында искәрткәнчә, Татарстанда, аерым алганда Казанда, GE белән уртак проект – ТЭЦ-3не яңарту проекты уңышлы гамәлгә ашырылды. Моннан тыш, GE шулай ук ТЭЦ-2дә проектын гамәлгә ашырды, шулай ук – «Майский» теплица хуҗалыгында кече энергетика проекты һәм башкалар.
«Цифрлы технологияләр – күп тармакларда бик мөһим юнәлеш, шул исәптән энергетикада, нефть химиясендә һәм башкаларда, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең уртак эшебезнең зур перспективалары бар».
Яклар цифрлы технологияләрне эре сәнәгать предприятиеләрендә файдалану һәм гамәлгә кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов GE компаниясенең корпоратив университетында белгечләрне укытуның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.
Аннары Рөстәм Миңнеханов BHGE (GE) компаниясенең Digital юнәлеше президенты һәм башкарма директоры Маттиас Хейлман белән очрашты.
Маттиас Хейлман хәбәр иткәнчә, ул компаниядә нефть һәм газ тармагында цифрлаштыру юнәлеше өчен җаваплы. GE партнерлары – «Шелл», «Бритиш Петролеум», «Роснефть», «Тотал» һәм башкалар.
Очрашуда катнашучылар өчен GE компаниясенең эре компанияләрдә цифрлы технологияләр кертүен тәкъдир иттеләр. Шулай ук Татарстанның цифрлы трансформация стратегиясе проекты буенча да фикер алыштылар.
Яклар General Electric тарафыннан топ-менеджмент һәм нефть-газ химиясе тармагы белгечләре өчен Казанда танышу семинары әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре турында да сөйләштеләр.