Яңалыклар

26.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Иркутск бистәсе» тарихи корылмалар зонасында булды. Аны Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко озата йөрде. 

«Иркутск бистәсе» (130-й квартал) – тарихи комплекс, аңа шәһәрнең берничә дистә архитектура һәм тарих ядкяре керә. Кварталны 2010 елда торгыза башлаганнар. Аңарчы халыкны тузган тораклардан күчергәннәр. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, төзелеш эшләрен башлаганчы монда 400дән артык кеше яшәгән, 72 бина булган, шуларның 90%ы тузган хәлдә булган.    

26.08.2017

Татарстан Республикасында 3 млн 50 мең тонна ашлык суктырылган, игеннәр 860 мең гектар мәйданда (58%) җыеп алынган. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

26.08.2017

Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль районның күп фатирлы торак йортларында төзекләндерү объектларында  2 мең 990 тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә 17 районда 54 куркынычсызлык техникасын бозу фактлары ачыкланган.

Бу хакта бүген ТР архитектура, төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

25.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсенә килде. «Иркутск» халыкара аэропортында аны Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко каршы алды. 

25.08.2017

 

Бүген Казахстанның Алматы өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Алматы өлкәсенең Панфилов районында «Хоргос» халыкара чиктәш хезмәттәшлек үзәгендә булды. Делегацияне Алматы өлкәсе Хакиме Амандык Баталов һәм «Хоргос» ХЧХҮ» АҖ  президенты Каһарман Җазин озата йөрде.

Делегация «Самырук» үзәк мәйданында булды, анда сәүдә үзәге продукциясе белән танышты. Рөстәм Миңнехановка «Хоргос» ХЧХҮ проектын тәкъдир иттеләр.

25.08.2017

Бүген Алматы өлкәсе Талдыкорган шәһәренең Телләр сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алматы өлкәсе татар этно-мәдәни үзәге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Казахстан Республикасына эш сәфәре кысаларында узды. 

Очрашуда Казахстан Республикасының Алматы өлкәсе Хакиме Амандык Баталов, Казахстан Татарлары һәм башкортлары конгрессы идарәсе рәисе Тәүфыйкъ Кәримов, «Туган тел» өлкә татар үзәге идарәсе әгъзасы, «Шымыр» ТИБ җитәкчесе Руслан Вәлишанов, Алматы өлкәсенең «Бiрлiк» яшьләр ассоциациясе әгъзасы Венера Борнашева һәм башкалар катнашты.

25.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Алмата өлкәсе Акиме Амандык Баталов белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Талдыкорган шәһәре акимы Багдат Карасаев, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Бөтендөнья татар конгрессы берлегенең Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.

24.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Алмата өлкәсенә ике көнлек эш сәфәренә килде. Талдыкорган шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Алмата өлкәсе акимы Амандык Баталов һәм Талдыкорган шәһәре акимы Багдат Карасев каршы алды. 

24.08.2017

Казан Кремлендә Татарстан Президенты һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү ашы узды.

 

24.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ 24 президенты - идарәсе рәисе урынбасары Вячеслав Воробьев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Битләр: << 1081 1082 1083 1084 1085 1086 1087 1088 1089 ( 1090 ) >>