«Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

30.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. .

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Компаниянең 2017 елда бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның февраленә бюджеты расланды.

Эчке аудитка идарә эше йомгаклары турында мәгълүмат тыңланылды. Аудитлар йомгаклары буенча билгеләп үтелгәнчә, скважиналарның нефть дебитын билгеләү өчен автоматлаштырылган тәртипкә күчәргә кирәк; нефть продуктларын реализацияләү буенча электрон процедуралар уздыру зарур. Эчке аудит идарәсе катнашында 2017 елда чыгымнарны киметергә ярдәм итәрлек Сатып алулар буенча хезмәт күрсәтүләр үзәге булдырылган. 

Тагын «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы Дивиденд сәясәте турында нигезләмгә үзгәрешләрне раслады. Акционерларның гомуми җыелышы расласын өчен тәкъдим ителә торган дивидендларны билгеләгәндә Директорлар советы инвестицион программаны финанслауны гамәлгә ашырганнан калган һәм Җәмгыятьнең башка ихтыяҗларын канәгатьләндергәннән соң калган ирекле акчалар булудан чыгарга тиеш.

Утырышта шулай ук компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.


"Татнефть" ГАҖ Матбугат хезмәте