Казанда Идел буе федераль округы предприятиеләре һәм оешмалары белән Ростехнадзорның киңәйтелгән киңәшмәсе узды

02.02.2018

Сәнәгати, энергетик һәм экологик иминлек өлкәсен тикшереп торуны һәм күзәтчелекне тәэмин итү мәсьәләләре Татарстан өчен һәрвакыт актуаль һәм өстенлекле булып кала, чөнки төбәктә куркыныч объектлар Идел буе федераль округы субъектлары арасында иң күп урнашкан. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округының Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте күзәтчелегендәге предприятиеләре һәм оешмалары белән киңәйтелгән киңәшмәдә хәбәр итте. Чара Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, аны Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин алып барды.

Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәдә Идел буе федераль округы составына керүче барлык төбәкләр вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.   

Киңәшмәдә чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы – төп капиталга инвестицияләр һәм сәнәгать һәм граждан төзелеше үсешенең еллык күләмнәре зур булган төбәк.

Ул шулай ук искәрткәнчә, 2018 елның гыйнвар азагында Россия Президенты Владимир Путин катнашында «ТАНЕКО» комплексында ике яңа җитештерү эшләтеп җибәрелде. 

Хисап елында энергетикада «Татнефть», «Татэнерго», «Казаноргсинтез» компанияләрендә, авиация һәм тимер юл, автомобиль инфраструктурасында  эре объектлар гамәлгә кертелде. 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясенең бу төп нокталары, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Катлаулы икътисадый ситуациягә карамастан, республика төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча уңай динамиканы саклап кала алды. Җыелма төбәк продукты 2 трлн. 115 млрд. сумга җитте, сәнәгать җитештерүе күләмнәре 2 трлн. 254 млрд. сум», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сәнәгати, энергетик һәм экологик иминлек өлкәсен тикшереп торуны һәм күзәтчелекне тәэмин итү мәсьәләләре безнең өчен һәрвакыт актуаль һәм өстенлекле булып калачак, чөнки Идел буе федераль округы субъектлары арасында Татарстанда куркыныч объектлар иң күп урнашкан, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, республика хисап чорында дәүләт тикшереп торуының таләп ителүче дәрәҗәсен тәэмин итте. 

«Шуның белән бергә, аварияләр һәм бәхетсезлек очраклары саны, шул исәптән үлем-китемлеләре, 2010-2017 елларда уртача шул ук дәрәҗәдә кала. Прокуратура органнары катнашында һәр инцидентны җентекләп тикшерергә  кирәк. Предприятиеләр җитәкчеләренә җитештерүне тикшереп торучы хезмәтләренә карата таләпчәнлекне арттыру мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Ростехнадзорның Идел буе федераль округы коллективына нәтиҗәле һәм таләпчән эшләре өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2006 елдан Татарстан белән Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте арасында системалы эш башкарыла. 

Идел буе федераль округы җаваплылыгы өлкәсендә җитештерүдәге куркыныч объектлар саны турында нотык белән Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе федераль округы җитәкчесе Борис Петров чыгыш ясады.

Киңәшмәдә тагын нотыклар белән Ростехнадзорның Идел-Ока идарәсе, Түбән Идел идарәсе (Саратов һәм Пенза өлкәләре), Көнбатыш Урал идарәсе вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.