Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре 2017 ел йомгаклары буенча 1,2 трлн. сумнан артык продукция төяп җибәргән. Комплексның база предприятиеләрендә бер кешегә уртача эшләнеш 14,5 млн. сум туры килә. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышында шундый күрсәткечләрне игълан иттеләр.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, комплекс төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 272 млрд. сумнан артык акча түләгән, шуның 58 млрд. сумы – республиканың берләштерелгән бюджетына. Федераль бюджетка һәм бюджеттан тыш фондларга акча күчерүләр 1,5 мәртәбәгә арткан, Татарстан бюджетына – 13%ка гына.
Табышка, транспортка һәм җир өчен салым түләләр арткан. Төп артымны «Татнефть» бирә. 2016 ел дәрәҗәсеннән артык итеп «ТАИФ-НК», «Татнефтьнең шиналар комплексы» һәм «Нижнекамсктехуглерод», «Аммоний» һәм «Химград» күчерә.
Тулаем 2017 елда комплекс җитештерүе үткән елдагы дәрәҗәдә сакланган. 2015-2019 елларга үсеш программаларын гамәлгә ашыру планга карата 103% үсеш китергән.
Үткән ел эчендә республикада 35,7 млн. тонна нефть чыгарылган. «Татнефть» 2017 елда 28 млн. 586 мең тонна нефть чыгарган, шулардан 6%ы – артык үзле нефть.
Аннары Татарстанның ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрендә гамәлгә кертү өчен энергияне сак тотучы инновацион технологияләр каралды. Газларны нәтиҗәле эшкәртү, алардан мотор ягулыклары алу алымнары турында Нефть һәм газ инженер-технологлары ассоциациясе әгъзасы, Уфа «ИНТЕХ» НГ АИТ («Интегрированные технологии») башкарма директоры Андрей Курочкин сөйләде.
«Бик кызыклы! – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бергәләшеп хезмәттәшлек итәргә кирәк». Бу контекстта ТР Президенты ТАИФны, «Татнефть»не, «Вакууммаш»ны, «Казаноргсинтез»ны атады.
Мәскәү «Грин Энерджи» ЯАҖ генераль директоры Сергей Каратыгин «Green Energy» энергияне сак тоту җайланмасын кулланганда сәнәгать предприятиеләрендә электр энергиясе сыйфаты проблемаларын хәл итү мөмкинлеге турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда сынау проектларын эшләтеп карарга тәкъдим итте. «Безнең энергияне сак тоту буенча зур программабыз бар. Мәсәлән, „Татнефть“ 1 тонна нефтькә энергия куллануны 10 ел эчендә 25% процентка киметте», - диде ул.
Татарстанда битумлы түбә ябу калдыкларын эшкәртү буенча җитештерү булдыру турында «РАБИКА - энергосбережение» ҖЧҖнең коммерция директоры Альберт Вахитов мәгълүмат бирде. Бу проект Чаллыда сынау узган инде, диде Рафинат Яруллин.
Рөстәм Миңнеханов Чаллы предприятиесе проектларын хуплады һәм аларны республика предприятиеләрендә файдаланырга тәкъдим итте.