Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Al Habtoor Group компаниясе рәисе Хәләф Әл Хабтур белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләде һәм Хәләф Әл Хабтурның 2010 елда Казанда булганын искәртте.
Татарстан Президенты сүзләренчә, Татарстаннан төрле делегацияләр Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә була, төрле юнәлешләр буенча нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барыла.
"БГӘ - икътисадый элемтәләр үстерү өчен иң уңай партнерларның берсе, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген сезнең илегез - нык һәм тотрыклы икътисадлы чәчәк атучы дәүләт".
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2017 ел ахырында ул Дубайда булган, анда төрле нәтиҗәле очрашуллар булган, Татарстан делегациясе шулай ук Дубай Ислам икътисады үсеше үзәгендә булган.
Без әлеге проектны уңай дип күрдек һәм үзебездә дә гамәлгә ашырырга телибез, диде Рөстәм Миңнеханов, хәләл яшәү рәвеше идеясен алга этәрергә телибез - медицина, азык-төлек, гомумән яшәү рәвеше.
"Татарстан төрле юнәлешәләр буенча хезмәттәшлек итәргә әзер, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сезнең холдинг - иң эреләрнең берсе, Al Habtoor Group уникаль объектлар төзелешендә үзен күрсәтте, сезнең алымнар безгә ошый".
Татарстан Президенты төбәк территориясендә инфраструктура проектларына инвестицияләүне тәкъдим итте.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан территориясендә җитештерелүче сәнәгать продукциясен - "КАМАЗ" авыр йөк машиналары, вертолетлар, суднолар һәм башкалар - сату өлкәсендә багланышлар мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итте.
"Ышанам, без берничә юнәлеш буенча эш алып бара алабыз, беренче чиратта, инфраструктураны үстерү, кунакханәләр төзү өлкәсендә. Сезнең тәкъдимнәрегезне өйрәнергә әзермен", - диде ул.
Al Habtoor Group компаниясе рәисе Хәләф Әл Хабтур инвестицияләү проектлары турында хәбәр итте. Ул Казанга танышу өчен килгән. ТР Инвестицион үсеш агентлыгында, ИТ-паркта булган. Тагын "Казан-Арена" стадионына, Иске татар бистәсенә экскурсияләр планлаштырыла.