Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ бүлекләре хезмәткәрләренә 50 яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды

31.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ бүлекләре хезмәткәрләренә 50 яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды. 

"Бүген без оператив хезмәт өчен яңа эш автотранспортын тапшырабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов, ЮХИДИ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. - Сезнең хезмәтегез гаять җаваплы: быел республикада күп төрле чаралар узачак, шул исәптән - халыкара дәрәҗәдә дә, бу футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары да, башка чаралар да. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә күп эш йөкләнә. Сез һәрвакыт та иң катлаулы бурычларны да үтисез. Бүген Татарстан Республикасы ЮХИДИ хезмәте - иң заманча, иң оператив, иң уңышлыларның берсе. Республика җитәкчелеге ЮХИДИ материаль-техник тәэмин ителешн ныгытуда ярдәм итә һәи\м итәчәк тә". 

ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, үз чиратында, искәрткәнчә, бу ЭЭМ өчен республика бюджеты исәбенә сатып алынган автомобильләрнең икенче пратиясе.   "Гомумән узган елда 100 яңа автомобиль сатып алынды, бу юлларда, транспортта иминлекне тәэмин итүгә өлеш", - диде ул. 

Артем Хохорин республика җитәкчелегенә һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка Татарстанда күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук искәрткәнчә, соңгы ике айда Казанда өч яңа полиция бүлеген ачылды, вәкаләтле полиция хезмәткәрләренә торак төзү буенча уникаль республика программасы гамәлгә ашырыла. "Мондый шартларда безгә лаеклы хезмәт итәргә генә кала", - диде Артем Хохорин.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.