Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда яңа буын Sollers SF5 җиңел коммерцияxtk автомобильләрен җитештерүне башлап җибәрү тантанасында катнаштылар.
Инде җитештерүне эшләтеп җибәрү этабында Sollers SF5кә Россиядә җитештерелгән компонентлар урнаштырыла. Агымдагы ел ахырына яңа модельнең локальләшү дәрәҗәсе 70% тәшкил итәр дип планлаштырыла.
Денис Мантуров ассызыклаганча, "Соллерс" башлангыч этапта махсус инвестиция контрактына салынган йөкләмәләрне үтәүгә җаваплы карый һәм яңа номенклатураны үзләштерүне дәвам итә.
"Без күптән түгел – узган елда - Ерак Көнчыгышта туристик автобуслар җитештерүне башлап җибәрдек, моңа кадәрге буыны – „Атланта“. „Соллерс“ компаниясе алга таба да башка мәйданчыкларда да, „Алабуга“да да номенклатураны, модельләр рәтен киңәйтергә, локальләшү дәрәҗәсен күтәрергә, шулай ук автокомпонентлар тармагының башка предприятиеләренә дә эш бирергә ышанам. Соңгы елларда автокомпонентлар тармагы агрегатлар һәм комплектлаучы әйберләр җитештерүне үстерүдә яңа сулыш алды. Һәм „Соллерс“ компаниясе моңа актив рәвештә ярдәм итә, бу секторда Россия компанияләренең йөкләнешен һәм заказларын тәэмин итә», - диде беренче вице-премьер.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 20 ел дәвамында «Соллерс» Татарстанның стратегик партнеры булып тора. Компания базар өлешен үстерүне, локальләштерү белән шөгыльләнүне һәм яңа продуктларны эшләтеп җибәрүне дәвам итә.
"Бүген без чираттагы модельне каршы алабыз. Без Россия Хөкүмәтенә автомобиль төзүчеләребезгә, перспективалы инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Предприятиеләрнең тотрыклы эшләве - гарантияләнгән яхшы хезмәт хакы, лаеклы хезмәт шартлары нигезе", - дип белдерде Татарстан Рәисе.
Шулай ук Денис Мантуров видеоэлемтә режимында Ингушетиядән күп балалы гаиләгә 16 урынга Sollers Atlant автобусын тапшырды.
Элегрәк Боголов Беслан Русланбекович һәм Хамхоева Мәрьям Хаҗбикәровнаның унбер бала тәрбияләүче гаиләсе Россия Президенты Владимир Путинга гаилә сәфәрләре өчен уңайлы транспорт оештыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Дәүләт Башлыгы гаиләгә мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтеләчәк дип ышандырды, һәм бүген бу формаль булмаган йөкләмә үтәлде.