Татарстан Президенты Ан-148 самолеты һәлакәте сәбәпле кайгыны уртаклашты

12.02.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Бергка, Орскка очучы Ан-148 самолеты һәлакәте сәбәпле, кайгыны уртаклашты. 

"Хөрмәтле Юрий Александрович! Орскка очучы Ан-148 самолеты һәлакәте сәбәпле, тирән кайгыгызны уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Татарстанлылар пассажирлар һәм экипаж үлеме турындагы фаҗигале хәбәрне хәсрәтләнеп кабул иттеләр. Һәлак булганнарның гаиләләре һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, аларга түземлек, сабырлык телибез. 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов". 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.