Рөстәм Миңнеханов Ан-148 катастрофасында һәлак булган Екатерина Насырова гаиләсенә ярдәм итүне йөкләде

12.02.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ан-148 катастрофасында һәлак булган Екатерина Насырова гаиләсенә ярдәм итүне йөкләде.  2018 елның 11 февралендә Ан-148 пассажирлар самолеты Мәскәүдән Орскка таба очып чыккач, Мәскәү өлкәсендә һәлакәткә юлыкты. 65 пассажир һәм 6 экипаж вәкиле һәлак булды. Авиакатастрофа корбаннары арасында Екатерина Насырова да бур. Ул Казанда туган һәм бер ел элек Мәскәүгә күчкән булган. 

Рөстәм Миңнеханов Екатерина Насырова гаиләсенә материаль ярдәм күрсәтүне йөкләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.