Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуучы Алинә Заһитованы Олимпиадада көмеш медаль яулавы белән котлады

13.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуучы Алинә Заһитованы  Пхенчханда Олимпиадада көмеш медаль яулавы белән котлады. Котлау телеграммасы шулай ук фигуралы шуу буенча Россия атказанган тренеры Этери Тутберидзега да юлланды. 

"Хөрмәтле Этери Георгиевна, кадерле Алинә! Чын күңелдән сезне Пхенчхандагы XXIII кышкы Олимпия уеннарында команда турнирында Алинә Заһитованың искиткеч чыгыш ясавы белән котлыйм! Сезнең сәләтле һәм нәтиҗәле хезмәттәшлегегез җимеше булган үзенчәлекле, кыю, талантлы Китри башка командалардан көндәшләргә мөмкинлекләр калдырмады. 

Алинәнең татар булуын һәм аның безнең республикада,Әлмәт шәһәрендә фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлавы турындагы хәбәр бик шатлыклы булды. Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән яшь спортчыга яңа зур һәм матур җиңүләр, спортта уңышлар һәм иң яхшы теләкләр телим. 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов". 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.