Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан фигуралы шуучысы Евгения Тарасованы Пхёнчхандагы Олимпиадада искиткеч чыгыш ясавы белән котлады. Евгения Тарасова Владимир Морозов белән парлап фигуралы шуучыларның командалы турнирында көмеш медаль яулады.
Евгения Тарасова, фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренреы Нина Мозер, спортчы әнисе Татьяна Тарасовага котлау телеграммасы юлланды.
"Хөрмәтле Евгения Максимовна, Нина Михайловна, Татьяна Александровна!
Пхёнчхандагы XXIII кышкы Олимпия уеннарын искиткеч башлануы - парлап фигуралы шуучыларның командалы турнирында көмеш медаль яулавы белән ихлас йөрәктән котлау сүзләрен кабул итегез. Безнең сәләтле ватандашыбыз Евгения Тарасова, Владимир Морозов белән искиткеч чыгыш ясап, уртак эшкә гаять зур өлеш кертүнә татарстанлылар аеруча шат. Евгения һәм Владимирга, тренерлары Нина Михайловна Мозерга алга таба да уңышлар телим. Без сезнең җанатарларыгыз, сезнең көчегезгә һәм җиңүләрегезгә ышанабыз.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов".