Рөстәм Миңнеханов немец сәнәгать компанияләре вәкилләре белән очрашты

05.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Falk Beratung GmbH» компаниясе башкарма директоры Томас Фальк җитәкчелегендәге эре немец сәнәгать компанияләре вәкилләре белән компресслар төзү һәм газ-мотор ягулыгы базарын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Казанькомпрессормаш» АҖ идарәче директоры Илнур Сәгъдиев һәм башкалар катнашты.       

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, табигать газын сыекландыру буенча җитештерүне оештыру – аеруча  актуаль тема. 

Татарстан Президенты искәрткәнчә, 2013 елдан республикада «Газпром» АҖ белән берлектә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча махсус программа гамәлгә ашырыла. Бүген республика территориясендә 19 автомобильләргә газ салу компрессор станциясеннән торган челтәр эшләп килә. Күп санлы техника табигать газына күчерелгән инде. Татарстан Президенты фикеренчә, сыекландырылган табигать газы базары иң  перспектив булып кала. «Аерым алганда, без агросәнәгать комплексында сыекландырылган табигать газын куллануны арттырырга телибез. Бу безгә күп кенә ресурсларны экономияләргә ярдәм итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, бу юнәлештә «КАМАЗ» автомобильләр җитештерүчеләренең билгеле бер казанышлары һәм эшләнмәләре бар инде. Судноларда һәм локомотив хуҗалыкта сыекландырылган табигать газын куллану да реаль.

Аннары Atlas Copco» һәм «Nikkiso Cosmodyne» компанияләре вәкилләре бөтендөнья базарындагы эш тәҗрибәләре турында сөйләделәр һәм    компрессорлар һәм вакуум техникасы, насос һәм криоген җайланмалар проектлау һәм җитештерү өлкәсендәге проектларын тәкъдим иттеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.