Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең татар авыллары үсешендә эшкуарлыкның мөһим ролен билгеләп үтте. Ул бу хакта VII Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Татарстанның татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыенында хәбәр итте.
Татарстан Президенты фикеренчә, татар авылларына ярдәм итүнең төрле рәвешләрен эзләргә кирәк. «Сезнең кебек эшкуарлар булмаса, татар авылларының киләчәге булмаячак», – диде Рөстәм Миңнеханов, җыенда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
«Безнең барыбызны да халкыбызның киләчәге борчый: без ничек яшәрбез? Ни булыр безгә? Авыл – татарлар өчен генә түгел, башка халыклар өчен дә нигез булып тора», – диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Татарстанда бүген авылга ярдәм күрсәтүгә һәм авылны үстерүгә юнәлгән күп кенә республика программалары гамәлгә ашырыла. 2017 елда алар 37әү иде, быел – 38 программа.
Рөстәм Миңнеханов VII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында чыгышларның күбесе татар телендә булганга делегатларга рәхмәт белдерде. Туган телне саклап калу эшендә күп нәрсәләр үзеңә һәм киләчәк буынга лаеклы үрнәк күрсәтеңә бәйле, дип саный Татарстан Президенты.
«Мөмкин кадәр татар телендә чыгыш ясарга кирәк, ялгышлардан куркып тормаска. Сез бит башкалар өчен үрнәк, иң уңышлы кешеләр. Сезгә карап, башкалар да татарча сөйләшә башлаячак. Үз телебезне үзебез яратмасак, ул кемгә кирәк соң?» – диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшкуарларын үз товарларын интернет челтәре аша сатарга өндәде. «Интернет-сәүдә бар бит, – диде Рөстәм Миңнеханов. – АКШта күп кенә гадәти кибетләр ябыла, бар да интернетка күчә. Әгәр без моңа игътибар итсәк, үз товарларыбызны төрле илләрдә сата алачакбы».
Быел Татарстан башкаласында чираттагы «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты узачак, аның күп өлеше хәләл индустриягә багышланачак, дип белдерде Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, татар авыллары эшкуарлары, бу мәйданчыкны файдаланып, яңа базарларга чыга алачак.
«Хәләл индустрия – азык-төлек продуктлары гына түгел, бу мәгариф тә, сәламәтлек саклау һәм башкалар да. Без монда Россия базарына гына түгел, тышкы базарга да чыгарга мөмкин товарлар күрдек», - диде Татарстан Республикасы Президенты.