Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Татарстанның татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыенының пленар утырышында катнашты.
Чара «Корстон» КСККда узды. Анда Россиянең 40лап төбәгеннән 750дән артык эшкуар катнашты.
Утырыш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Россия төбәкләреннән хәләл продукция һәм халык һөнәрләре товарлары җитештерүчеләрнең күргәзмә-ярминкәсен карап чыкты.
VII Россия Федерациясе төбәкләренең татар авыллары һәм Татарстан эшкуарларының бөтенроссия җыенында иң зур делегация Башкортостан Республикасыннан килгән иде, җыенда шулай ук Мордва Республикасы, Ульяновск, Самара өлкәләре һәм федерациянең башка субъектлары вәкилләре дә катнаша.
Искәртәбез, пленар утырыш трансляциясе «Рәсми Татарстан» сайтында - www.http://tatarstan.ru/ онлайн режимында оештырылды.
Утырышта нотык белән БТК каршындагы «Россиянең татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов чыгыш ясады. Ул оешманың 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады.
Искәртәбез, VII Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Татарстанның татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыены программасы проектында түбәндәге дискуссия мәйданчыклары бар: шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары, крестьян фермер хуҗалыгы, умартачылык, продукцияне эшкәртү һәм әзер продукцияне реализацияләү.
Шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Россия Федерациясе татар авылларының социаль-икътисадый нигезләрен булдыруда эшкуарлар роле» темасына сессия булачак.
Җыен программасы кысаларында анда катнашучылар Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районына барачаклар, анда татар авылын комплекслы үстерү практикасы белән танышачаклар һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар, шулай ук анда эшлекле элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге дә булачак.
Искәртәбез, бүген тагын «Россиянең татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Советы утырышы да каралган.