Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин вазыйфасыннан азат ителде

14.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллинны вазыйфасыннан азат итү турында Указ имзалады.  

«Сибәгатуллин Айрат Миңнемулла улын, пенсиягә чыгуы сәбәпле, үз теләге белән Татарстан Республикасы мәдәният министры вазыйфасыннан азат итәргә», - диелә Татарстан Республикасы Президенты Указы текстында.

№ 312 Указга 2018 елның 14 апрелендә кул куелган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.