Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Латыйн Америкасы һәм Кариб Бассейны илләреннән булган партнерлар белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә

13.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латыйн Америкасы һәм Кариб Бассейны илләренең (Аргентина, Бразилия, Венесуэла, Доминикан Республикасы, Колумбия, Куба, Парагвай һәм башкалар) Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Рөстәм Миңнеханов дипломатларга Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә теләүләре өчен рәхмәт белдерде. «Бу сәфәрегездә сез Россия Федерациясенең алдынгы сәнәгать  төбәкләренең берсе – Татарстанның икътисадый, инвестицион, фәнни-мәгариф, мәдәни, спорт һәм туризм потенциалы белән танышырсыз, дип ышанам», - диде ул.      

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Татарстан Латыйн Америкасы һәм Кариб Бассейны илләреннән булган партнерлар белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә».

«Россия Федерациясенең сезнең илләр белән дустанә мөнәсәбәтләре күптән урнашкан, күп кенә халыкара мәсьәләләр буенча карашлар бертөрлеге күзәтелә», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Латыйн Америкасы һәм Кариб Бассейны илләрендә берничә мәртәбә булган ул. Аерым алганда, 2015 елда Сан-Паулуда (Бразилия) Россия 2019 елда Казанда Ворлдскиллс стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче бөтендөнья уздыруны откан.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Латыйн Америкасы һәм Кариб Бассейны базарында Татарстан предприятиеләре продукциясе яхшы мәгълүм. «Бу, беренче чиратта, Казан вертолётлар заводында чыгарылучы Ми сериясе вертолётлары, - диде ТР Президенты. - «КАМАЗ» йөк автомобильләрен дә искә алмый булмый. 5 ел эчендә сезнең илләргә 3324 машина китерелде». 

Латыйн Америкасы илләре белән нефть химиясе, фармацевтика, мәдәният, спорт һәм туризм һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек гамәлгә ашырыла.  

Шул ук вакытта булган икътисадый багланышлар гамәлдәге мөмкинлекләргә туры килми әле, диде Рөстәм Миңнеханов. «Күбрәк аралашырга, бизнес делегацияләр, туристик компанияләр делегацияләре оештырырга, оптималь транспорт-логистика схемаларын эшләргә кирәк, мәгариф өлкәсендә актив эш оештыру зарур», - дип белдерде ул. 

Парагвай Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рамон Антеро Диас Перейра барлык дипломатлар исеменнән Рөстәм Миңнехановка Татарстанда булу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Казан Кремленә килгәндә безне мәчет һәм православие соборының янәшә урнашулары гаҗәпләндерде, бу шундый зур булмаган территориядә төрле дин вәкилләренең тату яшәү үрнәге булып тора», - диде ул. 

Рамон Антеро Диас Перейра хәбәр иткәнчә, Татарстанга эш сәфәре кысаларында дипломатлар Казан федераль университетында һәм берничә җитештерү үзәгендә булырга җыеналар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.