Рөстәм Миңнеханов атарстан Республикасында алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне күзәтчелек итү буенча Совет утырышын үткәрде

11.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне күзәтчелек итү буенча Совет утырышын үткәрде. ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Төп доклад белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2018 елның өч аенда тикшерүләр нәтиҗәсендә 602 хуҗалык субъектында алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә законнарны бозуның 699 очрагы теркәлгән. Хокук бозу очраклары иң күбе Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районындаю 

Тикшерүләр нәтиҗәсендә законсыз әйләнештән 12 мең литр алкоголь һәм спиртлы продукция алынган. Барлыгы 7,8 млн. сумлык штраф салынган. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.