Рөстәм Миңнеханов ИХО Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин белән очрашты

10.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов ИХО Генераль секретаренә Россия өчен Ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрне үстерү һәм бу эштә Татарстанга бирелүче роль мөһимлеге турында сөйләде. Ул үзе, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

Киләсе 11 нче KazanSummit, Татарстан Президенты сүзләренчә, федераль статуска ирешәчәк, киң колач алачак. Катнашучылар саны да артачак, шулай ук Россиянең беренче затлары килү дә көтелә. Быел да шулай булыр дип планлаштырылган иде, әмма саммит ил Хөкүмәтен формалаштыру вакытына туры килде. 

Быел ук саммитка 50дән артык илдә 3 меңнән артык катнашучы килде.

Россия һәм аның белән үзара мөнәсәбәтләр ИХО илләре өчен зур әһәмияткә ия, диде доктор Әл Үсәймин: «Беренче чиратта, чөнки Россиядә 25 миллионнан артык мөселман яши. ИХО – сәяси һәм дини оешма түгел, без кешеләрне мөселманнарга һәм мөселман булмаганнарга бүлмибез. Әмма безнең уставта мөселман кардәшләребезне кайгырту язылган. Ә Россиядә мөселманнар, башка диннәр вәкилләре кебек үк, яхшы яши, аларның  һәрберсе үз динен тота һәм гыйбадәтләрен үти ала».


"Татар-информ" МА.