Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ерболат Досаев белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә узды.
Ерболат Досаев Казанга KazanSummit форумында катнашу өчен килгән.
Яклар сәүдә-икътисадый һәм гуманитар өлкәләрдә Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген киләчәктә дә ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.