Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Махиндра» машина төзелеше компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Хәйдәрабад шәһәрендә (Һиндстан) узды.
«Махиндра» – Һиндстан эре конгломератларының берсе. Компания тармакның төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып бара: автомобильләр төзелеше, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар җитештерү, финанс хезмәт күрсәтүләре, энергетика һәм башкалар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстанга эш сәфәре кысаларында HITEC City мәгълүмат технологияләре һәм инженерия шәһәрендә булды.
HITEC City Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары башкаласы Хәйдәрабад шәһәрендә урнашкан. Проект инженерия, сәламәтлек саклауда информатика, биоинформатика һәм башка өлкәләрдә юагры технологияләрне үстерүне күз алдында тота.
Татарстан Һиндстан белән хезмәттәшлек итүгә аеруча игътибар итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Андхра-Прадеш - Татарстан» бизнес форумындагы чыгышында белдәерде. Форум Татарстан делегациясенең Вишакхапатнам (Һиндстан) шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вишакхапатнам шәһәренә эш сәфәре кысаларында Андхра-Прадеш штаты (Һиндстан) хөкүмәте вәкилләре белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вишакхапатнам шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Фарма-Сити» фармацевтика кластерында булды һәм индустриаль парк эше тәҗрибәсе белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Һиндстан Республикасына килде.
Эш сәфәренең программасында ике шәһәрдә булу: Вишакхапатнам (Андхра-Прадеш штаты) һәм Хәйдәрабад (Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары башкаласы).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Континенталь хоккей лигасы президенты Дмитрий Чернышенко Татарстанда 2019 елда Хоккей йолдызлары атнасын оештыру һәм уздыру буенча ниятләр турында Килешү имзаладылар.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Килешү текстында яклар арасында бүленгән кагыйдәләр һәм бурычлар бар.
Бакчасыларга ярдәм программасын гамәлгә ашыру, 2017 елда эшчәнлек нәтиҗәсе һәм 2018 елга бурычлар турында бүген ТР Хөкүмәтендәге республика киңәшәмсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Николай Титов сүзләренчә, бүгенеге көнгә 28 мең гектар җирдә урнашкан 376 мең бакча кишәрлекләреннән 216 меңе теркәлгән, ягъни 58 %. һәм милек буларак 17 мең гектар теркәрлгән (61 %).
2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 366 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 3 млн. 886 мең сумлык 118 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллинны вазыйфасыннан азат итү турында Указ имзалады.