Рөстәм Миңнеханов: Бүген республикага булган сәнәгать мәйданнарының эшләве әһәмиятле

19.05.2018

ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстан Республикасында сәнәгать мәйданнары үсеше турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлетмә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адып барды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Фәрит Габделганиев Татарстанда сәнәгать мәйданнарында инвестиция күләменең Россия Федерациясендәгедән 1,7 тапкырга кимрәк булуын билгеләп үтте. 

"Россиядә идустриаль парклар тармагына 10 еллап бар, әмма инде бүген билгеле, бу - сәнәгать производствосы өлкәсендә тренд, - диде Фәрит Габделганиев. - Сәнәгать парклары үсешенең уңышы күп очракта муниципаль районнар башлыкларының бу өлкәдәге эшенә бәйле. Соңгы елларда сәнәгать паркларында күрсәтелә торган хезмәт камилләште. Элекке мәйданчыкты әзерләп кенә бирсәләр, хәзер сәнәгать парклары территориясендә резидентларга мөмкин булган бөтен хезмәт күрсәтелә - коммуналь, консультацияләр, бухгалтерия, юридик ярдәм". 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисад министры чыгышын шәрехләп, бүгенге көндә республика өчен булган инфраструктура – сәнәгать мәйданнарының эшләве әһәмиятле, аларда компанияләрнең – резидентларның урнашуы, җитештерү үсеше булу мөһим, диде. Президент сүзләренчә, бүгенге көндә мәйданнар буш тора.

“Булган барлык инфраструктураны эшләтергә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.- Сәнәгать мәйданнары инвесторларны җәлеп итсен. Иң мөһиме – инвесторларны әллә кайдан чит илдән эзлисе юк, алар үзебездә районнарда. Сәләтле, уңышлы эшмәкәрләр һәр районда бар. Беренче чиратта алар белән эшләргә кирәк, бизнес белән, ул инде бу мәйданнарда бар”.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина