Яңалыклар

15.02.2018

Бүген Сочида Россия инвестицион форум кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев күргәзмәне карады. 

Күргәзмәдә инвестицияләр җәлеп итү һәм сафка кертү дәрәҗәсендә булган проектларны тәкъдим ителә. Биредә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге инвестицион проектлар тәкъдим ителгән. 

15.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Челябинский трубопрокатный завод» ГАҖ директорлар советы рәисе Андрей Комаров белән очрашты.

Очрашу Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында узды. 

Яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләштеләр. 

15.02.2018

Бүген Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы, "Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)" һәм "Стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерцияле булмаган оешма арасында багланышлар турында меморандум имзалады. 

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Внешэкономбанк рәисе Сергей Горьков куйдылар. 

15.02.2018

Бүген “Казан-Арена” стадионында шәһәрнең барлык махсус хезмәтләре ведомствоара команда-штаб өйрәнүләре узды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Алга таба ТРның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия әгъзаларын тыңладылар, алар башкарылган чаралар  турында сөйләделәр.

15.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты.

Очрашуда Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (АИРР) әгъзалары булган төбәкләр губернаторлары да катнашты.

15.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочидагы  инвестицион форумда «Алабуга» махсус икътисадый зонасының Корпоратив университеты» проекты мисалында сәнәгать менеджменты өлкәсендә Россия Федерациясе икътисадының квалифицияле белгечләргә ихтыяҗын тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсе турында сөйләде.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2018» Россия инвестицион форумы чараларында катнаша.

14.02.2018

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочига эш сәфәренә килде.   

Эш сәфәренең төп максаты – «Сочи-2018» Россия инвестицион форумы чараларында катнашу (2018 елның 14-16 феврале).

Иртәгә, 15 февральдә, форумның «Төбәкләргә инвестицияләр – киләчәккә инвестицияләр» пленар утырышы узачак, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның да катнашуы көтелә.

14.02.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм аларны бетерү министры Кубогына, ТР Премьер-министры Кубогына бөтенроссия ярышлары һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең янгын сүндерү-коткару спорты буенча Үзәк совет Кубогына Россия Эчке эшләр министрлыгы беренчелеге ачылышы тантанасында катнашты.Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм аларны бетерү министры Кубогына, ТР Премьер-министры Кубогына бөтенроссия ярышлары һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең янгын сүндерү-коткару спорты буенча Үзәк совет Кубогына Россия Эчке эшләр министрлыгы беренчелеге ачылышы тантанасында катнашты.

14.02.2018

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

14.02.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты. Чара "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә узды. Утырышта катнашучылар 2017 елда агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды һәм 2018 елга бурычларны билгеләде. Утырыш эшендә шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнаштылар. 

Битләр: << 1011 1012 1013 1014 1015 1016 ( 1017 ) 1018 1019 1020 >>