Яңалыклар

27.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулга визиты кысаларында "Полимекс" компаниясе директорлар советы рәисе Эрол Табанҗа белән очрашты. 

27.04.2018

Татарстан Төркия партнелары белән хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары бәяли. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Төркия - Татарстан" бизнес-форумы барышында белдерде. Форум ТР Президенты җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Истанбулга эш визиты кысаларында узды.

27.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Истанбулда берничә эшлекле очрашу үткәрде. Делегация составында ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин бар. 

27.04.2018

Төркиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Истанбул медицина фәннәре университеты ректоры Җәүдәт Эрдөлем белән очрашты.

27.04.2018

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында ике пассажир судносы төзелешенә старт бирде.

Алексей Песошин сүзләренчә, бу – предприятие өчен генә түгел, республика өчен дә мөһим вакыйга. 

27.04.2018

Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында  “Россия Саклык банкы” акционерлык җәмгыятенең Идел-Нократ банкы һәм “Ак Барс” суднолар төзелеше корпорациясе” акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Озак сроклы хезмәттәшлекне үстерү гражданлык суднолары төзелеше буенча проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән.

27.04.2018

ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Татарстан Республикасы сәнәгатенең цифрлы трансформациясе” стратегик сессиясендә катнашты, ул 2018 елның 27-28 апрелендә КМТТУ-КАИ (КНИТУ-КАИ) базасында уза.

Алексей Песошин, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, сессия Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча уздырыла, дип ассызыклады.

26.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы башкаласына эш сәфәре кысаларында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан вице-премьеры, «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев та катнашты. 

Очрашу Әнкараның Казан татарлары Мәдәният һәм үзара аңлашу җәмгыяте бинасында узды, ул Габдулла Тукай урамында урнашкан. Очрашу башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов ГабдуллаТукай бюстына чәчәкләр салды.

26.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Әнкарага эш сәфәре кысаларында узды.

Нихат Зәйбәкҗи билгеләп үткәнчә, Татарстан Төркия бизнесы өчен кызыклы, моны Төркия Республикасыннан Татарстанга инвестицияләр күләме дә раслый.

26.04.2018

Бүген Әнкара (Төркия) шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов пассажирлар өчен «Йәнимәхәллә-Шентепе» асылмалы юл системасын үстерү тәҗрибәсе белән танышты.

Битләр: << 1011 1012 ( 1013 ) 1014 1015 1016 1017 1018 1019 1020 >>